Олы Бакырчылылар “Зәлидә”дә күреште
Олы Бакырчы мәдәният йорты алдында чираттагы «Зәлидә» уеннары зур оешканлык белән үтте. Ул “Татарстанда җәй” проектына нигезләнеп оештырылды.
(11 июль, “Апастово-информ”).
“Ерак шәһәрләрдән кунакка кайткан авылдашларыбызның да кичәбездә катнашулары матур күренеш булды. Озак еллар күрешми торган, балачактан дус булып үскән, бергә уйнап, яшьлекләрендә яшьнәп яшәгән дуслар нәк менә “Зәлидә”бездә очрашты. Туйганчы биедек, халык уеннарын искә алдык, кызыклы җәзалар үтәдек, кайнар коймак, тәм-томнар тулы өстәл артында үлән чәйләре эчеп туйганчы сөйләшеп утырдык. Балалар да, өлкәннәр дә кичәбездән кәнәгать булып, тагын килергә сүз биреп таралышты. Яшәсен татар авыллары, җыр-моңга гашыйк авыл кешеләре”, - ди Олы Бакырчы мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев