Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Олы Болгаерлылар якташлары исемен мәңгеләштерә

Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте төбәгебезнең танылган шәхесләре исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәргән иде.

(1 декабрь, “Апастово-информ”). 
 



Авылга кергәндә танылган шәхесләрнең исеме язылган элмә такталар урнаштыру буенча проект уңышлы гына дәвам итә. 

Күптән түгел генә Шәмәк һәм Олы Бакырчы авыллары янәшәсенә шундый элмә такталар куелды. Аларга Олы Болгаерлылар да кушылды. 
“Якташыбыз - Әнсар Галиев, туган авылы - Олы Болгаер өчен тагын бер бүләк ясады. Шушы көннәрдә, авылдашыбыз - әкиятче Айтуган Максудовка багышланган стелла куелды. Аңа чаклы, Әнсар Хәлилович - Айтуган Максудовның каберенә яңа чардуган һәм яңа таш куйдырган иде, шулай ук Айтуган Максудовның әкиятләр җыентыгы да Әнсар Галиевнең тырышлыгы белән дөнья күрде. Олы Болгаер авылында мәчет һәм Салкын кизләү дә Әнсар Хәлилович тырышлыгы белән төзекләндерелде. Барлык якташлар исеменнән без Әнсар Хәлиловичка олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез”, - дип хәбәр итте “Апас” якташлар җәмгыятеннән Рафис Гаптелганиев. 
Олы Болгаерга кергәндә менә шундый язу каршы ала хәзер. 
“Затлы, эчтәлекле! Олы Болгаер - әкиятче Айтуган бабайның туган авылы икәнен олысы да, кечесе дә беләчәк хәзер! 
Айтуган Максудовның әкиятләр китабын шәхси эшмәкәр, шушы авыл егете Әнсар Галиев җыеп, туплап чыгарган иде. Бик шәп китап булды ул, бик тиз таралып бетте. Мәчетне төзекләндерү, кизләүне чистарту, яңартып эшләү, Бөек Ватан сугышында башын салганнар өчен һәйкәл салу дисеңме... Башкаларга охшамаган итеп, оригиналь итеп эшли ул барысын да! Инде менә Апас Якташлар җәмгыяте башлаган идеяне дә хуплап алды якташыбыз: әлеге эшләнмәнең авторы, куючысы шулай ук Әнсар абый. Игелекле эшләрегез өчен олы рәхмәт Сезгә!” – дип язган Кече Болгаер кызы Гөлүсә Закирова да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев