Онытырга хакыбыз юк!
234
0
Хатлар... Авыр сугыш елларында, ут эчендә, окопларда, блиндажларда, госпитальләрдә язылган хатлар! Алар солдатның йөрәк түреннән чыккан хисләрен, уй кичерешләрен ачык чагылдыралар.
(6 май, «Апастово-информ»)
Аларда сагыну, якыннарын кайгырту, туган илгә мәхәббәт, җиңүгә ышаныч ярылып ята! Бер генә дә зарлану сүзләре күренми! Инде вакытлар узу белән саргайганнар, кайберләренең сүзләрен дә танырлык түгел...
Шундый ике хат һәм мәктәпне тәмамлаганлыкка таныклык авылдашыбыз, Әхмәдуллин Габдулла Әхмәдулла улының туганнарында саклана! Кызганыч, авылдашыбызның бер генә фотосы да булмаган. Габдулла Әхмәдулла улы 1924 елда Морзалар авылында ишле гаиләдә туа. Кечкенәдән бик тырыш, акыллы малай була. Яхшы билгеләргә генә укыган, язуы бик матур булган, чиста-пөхтә егетне мәктәпне тәмамлагач колхоз идарәсенә эшкә чакыралар. Ләкин, илгә афәт килә. 18 яше тулгач ук авылдашыбыз фронтка китә. Ул хезмәт иткән 188 гвардия укчылар полкы 63 укчылар девизиясе Сталинград бәрелешендә зур уңышларга ирешә, шәһәрне дошманнардан саклауга зур элеш кертә, дошманны чигенергә мәҗбүр итә. Аннан Ленинград фронтына җибәрелгәч, батыр авылдашыбыз ачы бәрелештә каты яралана. Ленинград шәһәренең ЭГ 1117 госпиталендә дәвалана. Кызганычка каршы, яралары бик тирән була, 1944 елның 11 мартында һәлак була. Санкт-Петербург шәһәренең Пескарев каберлегендә җирләнә. Аңа бары тик 20 яшь була! Гаилә корырга да өлгермәгән, яп-яшь, күпме яшәлмәгән гомерләр... Бүгенге көнебез өчен үзләренең гомерләрен аямыйча башларын салган батырларыбыз безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!
Ә батыр авылдашларыбызның хатлары киләчәк буынга сугышның дәһшәтле сулышын җиткерер, бу онытылмас елларда сугышчыларның күңелен биләгән югары һәм изге хисләрне ачып салыр, мондый сугышларны һич тә булдырмаска, дөньяда тынычлыкны нык сакларга дигән васыятьләрен үтәргә өндәр!
Шушы авыр елларда да намусларын югалтмыйча, батырларча илебезне саклаган, соңгы сулышларына хәтле гомерләрен аямыйча көрәшкән барлык батырларыбызга әлеге язма дога булып барсын иде!
Гөлназ Гатауллина, Морзалар авылы китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев