Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Оркыя әби Гайнетдинова: “Күпне күрдем, әмма бирешмәдем”

Карабай авылында яшәүче Оркыя әби Гайнетдинова 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

(27 гыйнвар, “Апастово-информ”)



Акъәбигә олы юбилее уңаеннан район башлыгы Айрат Җиһаншинның ихлас котлаулары ирештерелде, матур чәчәк бәйләме бүләк ителде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов акъәбигә изге теләкләрен юлладылар. Карабай авылы клубы җитәкчесе Наилә Гыйззәтуллина авылдашлары исеменнән олы хөрмәтен белдереп, рәхмәт сүзләрен ирештерде. 
 


Котлауларга Оркыя апаның газиз балалары да кушылды. 

 


“Әти белән әни безне кадерләп үстерделәр, төпле тәрбия бирделәр. Дәрәҗәле урыннарда эшләмәсәләр дә, авылдашлара арасында абруйлы булдылар. Безне дә үзләре үрнәгендә хезмәт белән тәрбияләделәр. Бүген дә әнинең киңәшләренә колак салып, ул биргән тәрбия белән яшибез. Ул безнең өчен олы терәк. Барыбызны да барлап, кайгыртып тора. Һәрберебезнең кәрәзле телефон номерларын яттан белә. Шалтыратып барлап тора”, - диде улы Айрат Гайнетдинов. 

 


Оркыя әби Гайнетдинова ятимлек ачысын татыган сугыш чоры баласы, язмыш сынауларын зур сабырлык белән узган горур хатын-кыз, балаларына күңел назын өләшкән Ана. Бүген дә җитезлеге, чаялыгы, үткенлеге, тапкырлыгы белән үзенә җәлеп итеп, сокландыра. Тик торырга яратмый. Үзенә шөгыль табып кына тора. Бәйләргә, эрләргә ярата. Соңгы вакытта гына 60 пар оекбаш бәйләгән. 
 


“Яши-яши тормыш көтүнең серенә төшендем: чаярак буларга кирәклеген дә аңладым, усалрак булырга кирәклегенә дә инандым. Кул кушырып утырырга яратмадым. Иренмәдем, җәлләтмәдем. Эшләдем, җир җимертеп яшәргә тырыштым”, - ди Оркыя әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев