Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә социаль гарантияләр каралган
Пилотсыз системалар гаскәрләре составында контракт буенча хәрби хезмәт үтүче һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә өстәмә социаль гарантияләр һәм ташламалар каралган.
(4 февраль, Апастово-информ)
Бу хакта район хәрби комиссары Наил Җантемиров аңлатмасы:
-Әлеге кешегә хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелә һәм тиешле ташламалар карала. Хәрби хезмәт узу чорында эш урыны саклана. Хәрби хезмәткәрләрнең балаларына югары уку йортларына бюджет нигезендә конкурссыз кабул итү мөмкинлеге бирелә.
Шулай ук кредит каникуллары бирү, финанс бурычлар буенча башкару эшләрен вакытлыча туктату. Кредит бурычларын гамәлдән чыгару мөмкинлеге (2024 елның 1 декабренә кадәр чыгарылган суд карары булган очракта) дә карала.
1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар, бу илдә иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 млн сум Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.
Моннан тыш, Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев