Район башлыгы Айрат Җиһаншин төзелеш мәйданчыкларында булып, эш барышы белән танышты
Рөстәм Миңнеханов барлык җаваплы ведомстволарга төзелеш эшләрен сыйфатлы башкаруны һәм вакытында тәмамлауны тәэмин итәргә һәм иң мөһиме – мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тәэмин итәргә кушты.
(22 август, «Апастово-информ»)
Район башлыгы Айрат Җиһаншин төзелеш мәйданчыкларында булып, эш барышы белән танышты. Апас мәктәбендә ремонт эшләре тәмамланды. Биредә мәктәпнең 2нче корпусы түбәсен ремонтлау, 2нче һәм 3нче катларын ремонтлау, инженерлык челтәрләрен алыштыру эшләре башкарылды. Аграр көллияттә бинаның фасадын тышлау һәм көллият территориясен төзекләндерү эшләре бара. Эшләр төгәлләнү алдында. Районның барлык 20 мәктәбе, 10 балалар бакчасы, аграр көллият үз укучыларын кабул итәргә әзер, балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев