Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район башлыгы Кубогына кабат Апас көрәшчеләре ия булды

Апаста район башлыгы Кубогына һәм призларына көрәш турниры узды.

(27 гыйнвар, “Апастово-информ”)



Район башлыгының традицион көрәш ярышы быел зур бәйрәмгә әверелеп, тагын да күбрәк көрәшчеләрне җәлеп итте. Барлыгы 9 команда, 100гә якын көрәшче катнашты. 
Көрәшчеләр Апас, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Кайбыч, Чүпрәле районыннан, Казан шәһәреннән килделәр. Көрәш турнирында 100 гә якын егет көчен сынап, келәмдә бил алышты. 
Көрәшчеләрне район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов җылы сәламләп, район башлыгы Айрат Җиһаншинның теләкләрен җиткерде. 
“Апас егетләре көрәш келәмендә сынатмый. Республикада уңыш яулыйлар. Районыбызны Ил күләмендә дә таныталар. Көрәш белән шөгыльләнү татар егете өчен зур горурлык. Район башлыгының көрәш турниры киләчәктә дә дәвамлы булсын. Сезгә уңышлар телим”, - диде Ринат Гыйльфанов. 
Көрәш турнирында Татарстан Республикасының көрәш федерациясе башкарма директоры, милли көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры Марсель Таһиров та катнашты. Ул егетләргә үтемле киңәшләрен бирде, уңышлар теләде. 
Ярыш көне буе дәвам итте. Иң көчле көрәшчеләр ачыкланды. 12 үлчәү категориясе буенча җиңүче билгеләнде. Җиңүчеләргә медальләр, Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
Командалар арасында Район башлыгы Кубогына кабат Апас көрәшчеләре ия булды. Афәрин, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев