Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Бәйрәм уңаеннан бүләкләү тантанасы узды.

(10 ноябрь, “Апастово-информ”).



Бәйрәмне башлап район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раиль Гатауллин Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевның котлау чыгышын укыды.
Район Советы Аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов барлык хезмәткәрләрне район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән тәбрикләп, иң җылы теләкләрен җиткерде.


“Районыбызның имин-тыныч яшәве беренче чиратта, сезнең хезмәттән гыйбарәт. Халыкның ышанычын яулар өчен сез бар көчегезне, энергиягезне куясыз. Хезмәтегез гаять дәрәҗәдә катлаулы, авыр, җавваплы. Сезнең вазифаны бары тик кыю, батыр, нык рухлы кешеләр генә башкара ала. Гаиләләрегезгә иминлек, ныклы исәнлек, сабырлык телим. Һөнәри осталыгыгыз, үз-үзегезгә ышанычыгыз, оператив уңышлар - сезне гомер буена озатып барсын. Бәйрәм белән”, - диде ул.


Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раиль Гатауллин үз чыгышында коллективның уңышларын санап, намуслы хезмәтләрен билгеләп үтте.
“Бүген бергә эшләгән хезмәткәрләремә, район иминлеге өчен үзеннән зур өлеш керткән хөрмәтле ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Уңышларыбыз тагын да күп булсын. Гаиләләрегезгә тигезлек, исәнлек, бәхет-шатлык телим”, - диде ул.
Тантаналы чарада район прокуроры Зөфәр Абитов, хезмәт ветераннары да катнашты һәм чыгыш ясады.


Бәйрәм бүләкләүләр, изге теләкләр белән үрелеп барды. Үз вазифаларында югары нәтиҗәләргә ирешкән иң-иңнәр “Татарстан Республикасының Мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгеләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары, 1, 2, 3 дәрәҗә медальләре белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев