Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район газчылары салкын көннәрдә уяу һәм сак булырга киңәш итә

Аномаль салкын һава торышы газ җиһазларына да йогынты ясарга мөмкин. Район газчылары салкын көннәрдә газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык чараларына аеруча игътибарлы булырга чакыралар.

- Гадәттә, һава температурасы кискен үзгәргәндә, вентиляция каналларының туңуы күзәтелә. Тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин. Шуңа күрә салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору зарур. Газ мичен кабызыр алдыннан иң элек җилләтү (вентиляция) һәм төтен юлларының тарту дәрәҗәсен тикшерергә кирәк. Моның өчен газ җи¬һазының күзәтү тәрәзәсенә (кабызмыйча!) тар гына кәгазь кисәген якын китерегез. Кәгазь кисәге газ приборының күзәтү тәрәзәсенә таба тайпылса, димәк, тарту көче бар, ә кирегә кагылган очракта тарту көче юк, дигән сүз.


Исегездә тотыгыз:
- җилләтү (вентиляция) һәм төтен юлларын тикшермичә көнкүреш газ приборларыннан кулланырга ярамый - бу сөрем газыннан агулануга китерергә мөмкин;
- приборларның куркынычсызлык автоматикасының эшкә сәләтлелегенә аерым игътибар бирү сорала;
- сөрем газлары чыгу куркынычы янаганда, кичекмәстән 04 яки 8(84376) 21-2-36 телефоны буенча район газ хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк, - дип кисәтә район газ хезмәте хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев