Район хастаханәсендә балалар өчен бәйрәм узган
Бәйрәмдә хастаханәдә эшләүче медицина хезмәткәрләренең балалары кунак булган.
(29 декабрь, “Апастово-информ”).
Кунакка Кыш Бабай белән Кар Кызы да килгән. Балалар чыршы әйләнәсендә җырлап-биеп күңел ачканнар. Соңыннан тәмле бүләкләр дә алганнар.
“Бик күңелле бәйрәм булды. Балаларыбызның шат авазлары яңгырап торды. Матур традиция киләчәктә дә дәвамлы булсын”, - дип язалар район хастаханәсенең рәсми аккаунтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев