Районда “Авыл яши” республика проекты старт алды
Татарстан республикасы күләмендә тормышка ашырылучы мәгълүмати проект авылларны саклап калуга, яшәтүгә юнәлдерелгән.
(18 октябрь, “Апастово-информ”).
Апасның үзәк китапханәсендә “Авыл яши” республика проектына старт бирелде. Биредә авыл җирлеге башлыклары, китапханәчеләр, фермерлар, аграрийлар катнашында беренче киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге җитәкчесе Александр Молокин, Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәгенең кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү бүлеге баш белгече Римма Әхтәмова катнашты.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, “Авыл яши” проектының мөһимлеген ассызыклап узды.
“Илнең нигезе авылдан башлана. Шуңа күрә авылның сулышын һәрдаим тоюны, проблемаларын өйрәнүне, чишелеш эзләүне, авылны саклап калуны, тулы куәтенә яшәтүне максат итеп куябыз”, - дип белдерде район башлыгы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев чыгышын Апас районына булган җылы фикерен җиткерүдән башлады.
“Апас районының күркәмлеге район үзәгенә кергәндә дә, кырларыгызга караганда да, эшләрегезгә килгәндә дә ачык күренә. Бер урында тормыйсыз, үзгәреш кичерәсез, алга омтыласыз. “Авыл яши” проектына нәкъ менә Апас җирлегендә старт бирелү дә очраклы түгел. Моңа районның инфраструктурасы, социаль-икътисади эшчәнлеге зур мөмкинлек бирә. Апас җирлеге бик тырыш. Республикада да уңган- булган кызларыгыз һәм егетләрегез бар. Шуңа күрә проектны тормышка ашыруны Апас районыннан башладык ”, - диде Таһир Һадиев.
Ул шулай ук авылларда кече бизнесны, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны мәгълүмат белән җәлеп итәргә, ярдәм чаралары хакында җиткерергә кирәклеге хакында әйтте.
“Республикабыз җитәкчелеге авыл хуҗалыгына, бигрәк тә авыл тормышын саклауга аеруча зур игътибар бирә. Бюджеттан да ярдәм җитәрлек күләмдә каралган. Шул ук вакытта авыллар картая, кешеләр саны кими. Биредә авыл проблемаларына кагылышлы фикерләр яңгырады. Алар министрлык вәкилләре, район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, китапханәчеләр белән уртага салып сөйләшенде һәм проектның төп темалары буларак эшкә алынды. Кыш дәвамында чишү юлларын эзләрбез. Укулар, очрашулар, тәҗрибә уртаклашулар оештырырбыз. Һәм, һичшиксез. уңай нәтиҗәләргә ирешербез дип уйлыйм”, - дип белдерде Таһир Һадиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев