Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Районда чик сакчылары бәйрәмнәрен каршылый

Россия Чик сагы хезмәтенә 108 ел тулу уңаеннан һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләр истәлегенә Апаста зур автойөреш оештырылды.

(27 мая, “Апастово-информ”).


Чарага Апас, Буа, Кайбыч, Кама-Тамагы районнарының чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән кыю йөрәкле егетләр, абыйлар җыелып, бер-берсе белән күрешеп, бәйрәм белән тәбрик иттеләр, чик сакчылары һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров сәламләп, район башлыгының бәйрәм котлауларын ирештерде. 
Апас урамнары буйлап флаглар белән бизәлгән машиналар колоннасы хәрәкәт итте. Тирә-юньгә горурлык, патриотлык хисе белән сугарылган бәйрәм рухы таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев