Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Районда Гаилә елына старт бирелде

Бу уңайдан, бүген, 27нче гыйнварда, республика күләмендә Гаилә елына багышланган бердәм чаралар көне уза.

 (27, “Апастово-информ”). 
 



Русия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. 
Гаилә елына районда да тантаналы төстә старт бирелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова белдерүенчә, бүген районның мәгариф оешмаларында, мәдәният учакларында эчтәлекле кичәләр үтә. Шулай ук төрле спорт чаралары оештырыла. Һәм шулай ук сәламәт гаилә һәм балалар хакында да әңгәмә-сөйләшүләр алып барыла. 
 


“Районда Гаилә елына багышланган эш планы төзелде һәм район башлыгы тарафыннан расланды. Аның нигезендә, ел дәвамында гаилә кыйммәтләрен, традицияләрен саклап калуга юнәлдерелгән төрле чаралар оештыру күздә тотыла. Шулай ук районыбызда озак яшәүче гаиләләр, үрнәк булып яшәүче яшь гаиләләр игътибар үзәгендә булачак”, - дип белдерде Гөлүсә Галләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев