Районда гомуми ата-аналар җыелышы узды
Җыелыш хәзерге заман шартларында балаларга тәрбия һәм белем бирүдә мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлеген ныгыту үзенчәлекләре темасына багышланды.
(10 апрель, (Апастово-информ”)
Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, район прокуроры Зөфәр Абитов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева катнашты.
Ата-аналар җыелышын Табар Черкене мәктәбе укучылары ачты. Алар сугыш чоры балаларының ятимлек ачысын, авыр язмышларын сәхнәләштерде. Ата-аналар да зал тутырып килде.
Көн тәртибендә сәламәт, акыллы, кешелекле, тормышта югалып калмаслык, замана каршылыкларына бирешмәүче шәхес тәрбияләү үзенчәлекләре хакында күп кенә чыгышлар тыңланды, фикерләр яңгырады.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин ата-аналар белән очрашуның мөһимлеген белдереп, биредә яңгыраган мәсьәләләрнең актуаль булуын әйтте.
“Балалар тәрбиясе, аларның куркынычсызлыгы- гомуми эш. Илебез киләчәге бездән башлана. Билгеле, проблемаларны үзвакытында күрергә һәм чишү юлларын эзләргә кирәк. Районыбыз балалары рухи, мәдәни, спорт, фән ягыннан алдынгылар рәтендә, ә тормышта чын кешеләр булсыннар иде. Районыбыздан бик күп үрнәк алырлык шәхесләр чыккан. Яу кырында батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган геройларыбыз белән горурланабыз”, - диде район башлыгы.
Ата-аналар җыелышы күтәренке рухта тәмамланды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин республика күләмендә узган “Дус класс серләре” бәйгесенең финалында җиңү яулаган Апас мәктәбенең ата-аналар комитетын тәбрикләп, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев