Районда һәр балага район башлыгының Яңа ел бүләкләре тапшырыла
Барлыгы 3меңнән артык бала район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән тәмле бүләкләр ала.
(24 декабрь, “Апастово-информ”).
Районда мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Яңа ел бәйрәмнәре башланып китте. Бәйрәмнәргә Кыш бабай, Кар кызы килә. Балалар җырлый, бии, төрле тамашаларда катнаша. Аларның һәрберсенә район башлыгы исеменнән Кыш бабай бүләкләре тапшырыла.
“Районда барлыгы 3 меңнән артык балага район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән бүләкләр әзерләнде. Яңа ел бәйрәмен балалар аеруча сөенеп каршы алалар. Кыш Бабай бүләкләре бәйрәмне тагын да ямьле итә”, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Апас урта мәктәбендә Илһамия Сибгатуллина җитәкчелегендәге 2”Б”сыйныфы укучылары тарафыннан оештырылган чираттагы Чыршы бәйрәме могҗизаларга, маҗараларга бай булды. Аларга 1нче һәм 2нче “А” сыйныфлары укучылары да кушылды. Балалар үзләренең осталыкларын күрсәтеп, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.
Мәктәп директоры Гүзәлия Зиятдинова белдерүенчә, Яңа ел бәйрәмнәре дүшәмбе көнне башланып киткән.
“Бәйрәмнәргә укучылар укытучылары белән бергәләп бик ныклап әзерләнделәр. Сыйныфлар арасында җаваплы оештыручы билгеләнде. Әйтик, һәрбер сыйныф үзенең параллель сыйныфта укучылар өчен бәйрәм тамашасы тәкъдим итә. Балаларның күзләрендә - очкын, күңелләрендә – изге теләкләр. Билгеле, бәйрәмгә тагын да ямь бирүче – Кыш Бабай бүләкләре. Быел мәктәп буенча барлыгы 693 бала район башлыгы исеменнән тәмле бүләкләр алдылар. Район башлыгы Айрат Җиһаншинга барлык балаларыбыз исеменнән олы рәхмәтебезне ирештерәбез”, - диде Гүзәлия Зиятдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев