Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Районда һәр балага район башлыгының Яңа ел бүләкләре тапшырыла

Барлыгы 2400 балага тәмле күчтәнәчләр әзерләнгән.

(24 декабрь, “Апастово-информ”).



Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Яңа ел бәйрәмнәре башланып китте. Балалар чыршы янәшәсендә уйнап, җырлап, күңел ачалар, төрле тамашаларда катнашалар. Районда һәр балага район башлыгының Яңа ел бүләкләре тапшырыла.
Быел бүләкләр тагын да үзенчәлекле итеп әзерләнгән. Тәм-томнар тутырлыган тартмаларга Апас районының гербы төшерелгән һәм район башлыгының теләкләре язылган.
Апас урта мәктәбендә дә Яңа ел бәйрәмнәре оешкан төстә башланып киткән.
“Укучыларыбыз Яңа ел бәйрәмен аеруча сөенеп каршы алалар. Бәйрәмнәребез бик матур уза. Балалар бик шатланып бүләкләр алалар. Барысы да бик канәгать, күзләрендә - шатлык очкыннары, йөзләрендә – шат елмаю.  Район башлыгы Айрат Җиһаншинга барлык балаларыбыз исеменнән олы рәхмәтебезне ирештерәбез”, - диде Гүзәлия Зиятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев