Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Районда «Яшь оста - 2024» төбәк балалар чемпионатының муниципаль этабы узды

Районның 1-4 сыйныфлар укучылары бәйгедә актив катнашып, төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булып танылдылар.

(5 март, “Апастово-информ”).



Апас аграр көллиятендә узган «Яшь оста - 2024» төбәк балалар чемпионатының муниципаль турында Апас, Каратун, Биеш, Черкен мәктәпләреннән килгән 29 укучы катнашты.
Нәни катнашучылар 9 компетенция буенча осталыкларын күрсәтте.
Яшь осталар «Пешекче эше», «Декаратив - кулланма сәнгать, 3 D дизайн», «Чәчтараш сәнгате», «Рәсем сәнгате», «Кондитерлык эше", “Укытучы һөнәре”, “Эколог”, “Юл инспекторы”, “Спорт, физкультура һәм фитнес” һөнәрләре буенча белемнәрен сынадылар, күнекмәләр күрсәттеләр.
“Тормышта һәр һөнәр дә мөһим һәм кирәкле. Сез дә үскәч, кызыклы һөнәрләр үзләштереп, төрле өлкәләрдә хезмәт итәрсез. Татар халкында бик матур мәкаль яши. “Эшләгәнегез кеше өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен булыр”, - ди халык. Бу киңәшне һәрвакыт исегездә тотыгыз. Алга омтылып яшәгез”, -диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Алиуллина.
Катнашучыларның эшен махсус экспертлар күзәтеп, бәя бирде. Апас мәктәбенең 1 “А”сыйныфы укучысы Гадел Гатауллин укытучы һөнәре белән кызыксынуын әйтте.
“Минем әни дә, дәү әни һәм карт дәү әни дә – укытучылар. Ул бик мөһим һәм кирәкле һөнәр бит”, - диде ул.
Аның сыйныфташы Ралина Зиннәтҗанова әнисе Венера үрнәгендә чәчтараш эше белән мавыгуын әйтте, үзе дә матур прическалар ясап күрсәтте.
“Мине әнием көн саен Апасның гүзәл кызларына, апаларына матурлык өләшә. Мин дә аңардан өйрәнәм. Чәч кисә белмәсәм дә, матур итеп үрергә өйрәндем инде”, - диде ул.
Мәликә Мөхәммәтшина Апас мәктәбенең 3”Б” сыйныфында белем ала. Моннан тыш ул юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнә. Дусларына да киңәшләрен бирә. Үзенең белемнәрен ул бәйгедә дә күрсәтте.
Пешекчеләр һәм кондитерлар исә оста итеп ризыклар әзерләделәр, телеңне йотарлык тортлар пешереп күрсәттеләр. Араларында егетләр булу да соклану уятты.
Катнашучылар арасында замана һөнәре булган яшь дизайнерлар да, бик оста рәссамнар да ачыкланды. Бик кирәкле булган эколог һөнәре дә игътибарга алынды. Апас мәктәбенең 4”В” сыйныфы укучысы Чингиз Назиевка хәтта көндәшләр дә табылмады. Ул бу компетенциядә бердәнбер катнашучы иде.
Экспертлар яшь спортчылар булуына да бик сөенделәр. Апас мәктәбенең 1”Б” сыйныфы укучысы Инсаф Сафин һәр спорт төрен үз итүе, аеруча, футбол белән махсус шөгыльләнүе хакында сөйләде. Табар Черкене мәктәбе укучысы Ралина Гафурова да физкультура дәресенә бик теләп йөрүе, чаңгыда шуарга, баскетбол, волейбол уйнарга яратуын әйтте, уңышлары турында да горурланып сөйләде.
Һәр компетенция буенча җиңүчеләр дә билгеләнде. 1, 2, 3 урынны алучылар Грамоталар белән бүләкләнде. Ә беренче урынга ия булучылар бәйгенең республика турына чакыру алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев