Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Районда Ил тынычлыгы өчен башларын салган хәрбиләр “Батырлык ордены”на лаек булдылар

Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә тапшырылды.

(9 декабрь, “Апастово-информ”).

  9 декабрь – Ватан Геройлары көнен билгеләп үтү уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның исеме горур яңгырады. Хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Апас егете Илнар Ринат улы Әхмәтҗанов, Карамасар авылыннан Ранис Дамир улы Зиятдинов, Кызыл-Тау авылыннан Фаиль Фәрит улы Гатиятов, Табар-Черкененнән Сергей Николаевич Листратов, Каратуннан Илнар Иршат улы Гыймранов, Карабайдан Руслан Рамил улы Минвәлиев үлгәннән соң, Россия Федерациясе Президенты Боерыгы белән “Батырлык ордены”на лаек булдылар. Дәүләт бүләкләрен батыр райондашларыбызның якыннарына район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Фәнил Баһаветдинов, Айдар Таһиров тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев