Районда КЭС-Баскет ярышлары барышында ГТО нормативларын тапшырдылар
Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Югары Ослан районнарыннан килгән баскетболчылар үзләрен ГТО нормативларын тапшыруда да сынадылар.
(28 ноябрь, “Апастово-информ”).
Апаста “Кэс-Баскет” Бөтенроссия ярышларының девизиональ этабы узды. Ярышларда Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Югары Ослан районнарыннан кызлар һәм егетләр катнашты.
“Баскетбол ярышлары ике көн дәвамында барды. Спортчылар Апас урта мәктәбе спорт залында һәм Апасның универсаль спорт залында көч сынаштылар. Алар шулай ук үзләрен ГТО нормативларын тапшыруда да сынап карадылар”, - дип хәбәр итте райондагы “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын тормышка ашыру буенча белгеч Марсель Хисамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев