Районда көмеш волонтерларны хөрмәтләделәр
5 декабрьдә Халыкара волонтер көне билгеләп үтелде
(5 декабрь, “Апастово-информ”).
“Фәрештәнең алтын куллары» Бөтенроссия волонтерлар оешмасы кысаларында районда оешкан “Көмеш волонтерлар” хәрәкәте оста куллы, изге күңелле өлкәннәрне берләштерә. Бүгенге көндә районда аларның сафы ишәеп, район буенча ярдәм итәргә ашкынып торучы кешеләрнең саны 100 гә җиткән. Хәрәкәт авылларда да оешкан. Алар изге күңелле тылсымчылардай һәр көннәрен изге эшкә багышлый. Хәрби операциядә катнашучыларга зур ярдәм күрсәтәләр.
“Көмеш волонтерлар” район хәрәкәтенең кураторы Сания Сафиуллина белдерүенчә, волонтерлар көче белән барлыгы 4961данә тактик носилка җыелган, 2143 данә носилка, 2843данә сумка-янчыклар, 462данә волокуша-носилкалар, 24данә яңгырдан саклаучы плащлар, 103 данә теплоизоляцион одеялолар, 8 дронга каршы пәрдәләр тегелгән, 32 маскировка челтәре үрелгән, 958 данә коры душ әзерләнгән, 44 пар җылы носки бәйләнеп озатылган. Шулай ук хәрби госпитальләрдә дәваланучы яралылар өчен махсус киемнәр дә җитештерелгән. 1973 данә трусы, 454 данә эчке күлмәк, 402 данә сөлге, 376 данә мендәр тегелгән, 64 пар җылы носки, 74 пар яралы аяк өчен махсус носки бәйләнгән.
“Безнең команда олы йөрәкле кешеләрне берләштерә. Бер гаилә булып, күңел җылыбызны биреп эшлибез. Шулай һәрвакыт бердәм булып, бергәләшеп җиңүләрне дә каршыларга язсын”, - ди Сания Сафиуллина.
Волонтерлар көне уңаеннан изге күңелле райондашларга ихлас теләкләр һәм рәхмәт сүзләре юлланды, район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан җырлар яңгырады. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров район башлыгы Айрат Җиһаншинның рәхмәт сүзләрен, ихлас теләкләрен ирештерде.
“Бу эшкә киң күңелле, изге йөрәкле кешеләр генә алына ала. Күңел биреп башкарган эшегезне күрәбез, бәялибез. Махсус хәрби операциядәге егетләребез дә сезгә бик рәхмәтле. Исән-сау булыгыз, күңел тынычлыгы белән яшәгез. Ил-көннәребез тыныч булсын”, - диде Ленар Хантимиров.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова олы йөрәкле райондашларның мактаулы хезмәтләрен билгеләп узып, уңышлар теләде.
Котлауларга районның ветераннары Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина һәм район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев да кушылып, районның көмеш волонтерлар хәрәкәте җитәкче Сания Сафиуллинага һәм аның зур командасына олы хөрмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев