Районда мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре өчен мәгълүмати очрашу узды
Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында районда 10 көн дәвамында төрле чаралар үтә.
(4 декабрь, “Апастово-информ”).
Район үзәк китапханәсендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Баланың хокукый куркынычсызлыгы” темасына багышланган мәгълүмати-консультатив очрашу узды. Түгәрәк өстәл артында физик мөмкинлекләре чикле балаларга социаль түләү, төрле ярдәм чаралары һәм субсидияләр бирелү турында файдалы мәгълүмат җиткерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова районда һәр мөмкинлеге чикле бала игътибар үзәгендә булуын әйтте.
“Мөмкинлеге чикле балалар аеруча кайгыртуга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Район башлыгы Айрат Җиһаншин әмере белән районда мөмкинлеге чикле балаларның социаль паспорты булдырылды һәм аларга нинди ярдәм кирәклеге хакында мәгълүмат тупланды”,- дип белдерде ул.
Гөлүсә Галләмова мөһим яңалык – киләсе уку елыннан районның аграр көллиятендә мөмкинлеге чикле балаларга урта махсус һөнәри белем алу мөмкинлеге булдырылуы хакында да хәбәр итте.
Очрашу барышында әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алды. Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасарлары Николай Карабанов, Рамил Гатин балалар табибы Наилә Зыятдинова, социаль фонд җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Илсур Хәлимов һәм яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин һәм район мәгариф бүлеге белгече Гөлнур Хәсәнова һәр сорауны игътибар алып, белешмә бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев