Районда Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә
Өлкәннәргә олы хөрмәт күрсәтелә, авылларда матур очрашулар уза.
(6 октябрь, “Апастово-информ”).
Тәүгелде авылында гомер кичерүче өлкән яшьтәге абый-апалар да матур кичәгә җыелып, хатирәләр яңартканнар.
“2 октябрь көнне, өйлә намазыннан соң, өлкәннәр авыл клубына җыелды. Матур итеп бизәлгән авыл клубында мул сыйлы табын әзерләнгән иде. Мәдәният хезмәткәрләре безне җыр-моңнар белән каршы алдылар. Бер читтә самовар кайнап торса, бүлмәгә коймак исе таралган иде. Күңелдә шундый иркенлек, рәхәтлек урнашты. Сәхнәдә концерт башланып китте. Безнең хөрмәткә матур җырлар, изге теләкләр яңгырады. Авыл җирлеге башлыгыбыз үзенең бәйрәм сәламнәрен җиткерде, ихлас рәхмәт сүзләрен һәм хөрмәтен белдерде. 70 яшьтән 92 яшькә кадәр булган өлкәннәргә бүләкләр дә тапшырылды. Без җырчыларга, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, алкышларыбызны бүләк иттек. Безнең Тәүгелде авылы халкы әнә шулай бердәм һәм дус булып гомер кичерә. Эшләрне дә күмәк көч белән башкарабыз. Күңелле итеп ял да итә беләбез. Авылыбыз алга таба да гөрләп яшәсен, һәр йортта ут янсын”, - дип яза Әлфия апа Хади.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев