Районда сыйфат атналыгы уза
Быел сыйфат көне “Россия-сыйфат билгесе булган ил» девизы астында үтә.
(15 ноябрь, “Апастово-информ”).
1989 елдан башлап Бөтендөнья сыйфат көнен ел саен дөньяның 80нән артык илендә билгеләп үтәләр.
Сыйфат атналыгы җәмәгатьчелеккә мәгълүмат җиткерү, конкурентлыкка сәләтлелек өчен сыйфатның өстенлекләрен һәм мөһимлеген күрсәтү максатыннан оештырыла.
13 ноябрьдә сыйфат көне уңаеннан Апасның күпфункцияле үзәгендә районның кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгече Гөлнара Габдрахманова, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәширов һәм башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белгече Аида Нигъмәтҗанова халык сорауларына җавап бирде, белешмәлекләр тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев