Районда туган тел һәм әдәбият укытучыларының районара семинар-киңәшмәсе узды
Семинарда катнашучылар Туган тел (татар) һәм әдәбият дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү, олимпиадаларга әзерләү һәм башка мөһим темалар хакында сөйләштеләр, фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
(16 декабрь, “Апастово-информ”).
Семинарда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова, Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Нурфия Йосыпова, ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Рузилә Фирдәвес кызы Фәттахова, Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөгътәсимова, Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарының туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучылары, методистлары катнашты.
Кунакларны Апас урта мәктәбендә җылы каршы алдылар. Биредә Каратун, Дәвеш һәм Олы Бакырчы мәктәпләре тарафыннан күргәзмәләр тәкъдим ителде. Шулай ук Апас урта мәктәбенең татар телен тирәнтен өйрәнүче укучылар да үзләрен белән таныштырып, шигърият, нәфис сүз, олимпиадаларга әзерләнү буенча мастер-класс күрсәттеләр.
Тантанлы өлеш Апас мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән әдәби чара белән башланып китте. Укучылар татар, рус, чуваш милләтләренең җырларын, биюләрен күрсәтеп, бердәм, дус булып яшәүләрен сәхнәләштерделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы Айрат Җиһаншинның сәламен җиткереп, районда туган телне саклау һәм үстерү иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләп узды.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмова белем һәм тәрби бирү оешмаларында – мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туган телләрен саклау, өйрәнү өчен тиешле шартлар, яңа мөмкинлекләр булдырылуын ассызыклады.
Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зиятдинова соңгы елларда мәктәптә махсус татар сыйныфлары ачылу һәм шартлар тудырылу хакында таныштырды.
Семинар-киңәшмә кысаларында туган(татар) тел һәм әдәбият укытучыларының үсешендә һөнәри методик берләшмәләрнең роле, дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда укучыларның сөйләм телен һәм иҗади сәләтләрен үстерү, сәләтле балалар белән эшләүдә заманча алымнар, сәләтле балаларны тәрбияләүдә өстәмә белем бирү оешмаларының әһәмите хакында чыгышлар, олимпиадаларга әзерләү буенча чыгышлар һәм фикерләр тыңланды, киңәшләр җиткерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев