Районда урып-җыю эшләре бара
Күкрәп үскән игеннәр муллыгы белән сокландыра.
(1 август, “Апастово-информ”).
Барлык техника да басу-кырларда. Игенче-механизаторлар иртәдән кичкә кадәр хезмәттә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 августка район буенча 8035 гектарда урып-җыю эшләре башкарылган. Барлыгы 32826 тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан 40,8 центнер уңыш чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев