Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Районда “Ватанны саклаучылар” Фонды үз эшен башлап җибәрде

Хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү дәүләт Фонды Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә 1нче июньдә оешты.

(11 сентябрь, “Апастово-информ”).


Һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтү - фондның төп максаты булып тора. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның борчыган мәсьәләләрен хәл итү дә - фонд игътибарында. Гражданнарга хәрби тәрбия бирүгә юнәлгән җәмәгать проектларына махсус хәрби операция ветераннарын тарту һәм тарихи хәтерне саклау да - фондның иң мөһим бурычларыннан исәпләнә. “Ватанны саклаучылар” дәүләт Фонды болардан тыш, махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче коммерцияле булмаган һәм волонтер оешмалары белән дә тыгыз элемтәдә эшли.


Фонд филиалы социаль координаторы Гөлназ Фәхретдинова сүзләренә караганда, ул махсус хәзерлек узган. Уку барышында кешелек сыйфатларына, кеше кайгысын аңлый белүгә, стресслы хәлләр белән көрәшә алуга һәм реаль ярдәм күрсәтүгә дә өйрәткәннәр.
Ярдәм “бер тәрәзә” принцибы буенча эшли, ягъни, кеше фондка төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


-Без хәрбиләргә, аларның гаиләләренә төрле яклап теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтәбез. Мисал өчен, социаль түләүләр, психологик ярдәм оештыру, эшкә урнаштыру, яңа һөнәр алу, төрле документлар юллаганда без теләп булышабыз, - дип сөйли Гөлназ Фәхретдинова.


Татарстан Республикасы буенча “Ватанны саклаучылар” фондының Апас районындагы социаль координаторы Гагарин урамындагы 11 йортта урнашкан Россия социаль фонды бинасындагы 4 бүлмәдә кабул итә. Элемтә өчен телефон: 8-9393189878.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев