Районда “ВСЕ СВОИ” марафоны старт алды
Апасның Үзәк урамында контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү максатыннан пикет уза.
(17 октябрь, “Апастово-информ”).
Апаслыларга контракт хезмәте һәм махсус хәрби хезмәт, геройлар тарихы актуаль мәгълүмат һәм социаль ярдәм чаралары турында актуаль мәгълүмат җиткерелә, сорауларга җаваплар бирелә, белешмәлекләр таратыла.
“Республика күләмендә старт алган “Все СВОИ” марафоны районда һәр атнада узачак. Акция барышында контракт хезмәте буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак. Биредә районның хәрби комиссариатлар вәкилләре дә катнаша”, - дип белдерде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев