Районда Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелде
Бәйрәм Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән райондашларга багышлап ачылган һәйкәл янында узды.
Бәйрәм көнендә төрле елларда Ватаныбызны саклап чиксез диңгез киңлекләрендә үз хәрби бурычын үтәгән егетләр, чәчләренә чал төшкән абыйлар очрашты. Алар бер-берсе белән күрешеп, хатирәләрен яңартты.
Диңгезчеләрнең, хәрби-диңгез флотының яр буе гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләрнең шатлыклыгын Апасның десантчылары, чик сакчылары оешмалары егетләре, “Татарстан Республикасының Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Координацион Советы” Төбәк җәмәгать оешмасының Апас бүлекчәсе җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин да уртаклашты. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров район башлыгы исеменнән котлау сүзләрен ирештерде. Район хәрби комиссары Наил Җантимиров Россия флотының барлыкка килү тарихы турында сөйләде, аның дәүләтебезнең зур горурлыгы булуын билгеләп узды.
-1962нче елда хәрби хезмәткә алындым. Төньяк Хәрби-диңгез флотына эләктем. 2 ай дәвамында уку-өйрәнүләр узганнан соң безне корабльләргә тараттылар. Айсберглар йөзүе, төньяк балкышы, поляр төннәр, диңгез романтикасы әле дә күз алдымда. Дүрт ел хезмәт иттем. Дусларым белән бер гаилә булып яшәдек, төрле җирләрдә булдык, дөнья күрдек. Бик сагынып искә алам, - ди Каратунда яшәүче 81 яшьлек Хөҗҗәт абый Гыйсмәтов.
Бәйрәм җыр-моңнар белән үрелеп барды. Һәркем хәрби хезмәт елларын горурланып, дәртләнеп искә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев