Районга Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фирдүс Гыймалтдинов килде
Апаска эшлекле сәфәр белән Татарстан” ДТРК - Татарстан Республикасында Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радиотапшыру компаниясенең филиалы директоры, Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фирдүс Гыймалтдинов килде.
(16 июль, “Апастово-информ”).
Фирдүс Гыймалтдинов район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Апасның “Алга” яшүсмерләр клубында булды. Биредә ул көмеш волонтерлар белән очрашып, аларның эш барышы белән танышты. Шундый зур һәм игелекле эш башкарулары өчен рәхмәтен ирештереп, олы хөрмәтен белдерде.
-Сез бик кирәкле эш башкарасыз. Егетләр сезнең ярәмне тоеп, аларның күңелләре үсә, җиңү рухы арта. Сезгә рәхмәтебез чиксез. Тизрәк сугышлар тәммаланып, ир-атларыбызның тизрәк якыннары янына кайтуын теләп калам, - диде ул.
Очрашуда шулай ук “Апас” якташлар җәмгыяте вәкилләре Рафис Гаптелганиев һәм “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары мөхәррире Гөлүсә Закирова да катнашты.
Көмеш волонтерлар җитәкчесе Сания Сафиуллина эш төрләренең киңәя баруын, хәрбиләрнең ихтыяҗларын өйрәнеп, яңа ярдәмнәр әзерләргә тырышулары хакында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев