Районның аграр көллиятендә буыннар очрашты
Апас аграр көллияте базасында «Буыннар старты» республика конкурсының муниципаль этабы узды.
(19 сентябрь, “Апастово-информ”).
Конкурста барлыгы 4 команда катнашты.
Командалар «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Беренче ярдәм күрсәтү», «Фигуралы йөртү» һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» станцияләрендә ярыштылар һәм үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.
Конкурста 1 урынны - Биктаһировлар гаиләсе, 2 урынны - Бикмөхәммәтовлар гаиләсе, 3 урынны - Насыйбуллиннар гаиләсе яулады. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев