Районның дәүләт автоиспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәевнең намуслы хезмәте җитәкчелек тарафыннан да югары бәяләнде
Һөнәри бәйрәм көнендә ул Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының «Хезмәттәге уңышлары өчен» I дәрәҗә медале белән бүләкләнде.
(14 ноябрь, “Апастово-информ”).
Юлларда транспорт саны арткан, хәрәкәт интенсивлашкан чорда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең эше аеруча җаваплы һәм бик мөһим.
Район дәүләт автоинспекциясендә дә яхшы әзерлекле, нык ихтыярлы ир-егетләр хезмәт итә.
Районның дәүләт автоиспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев 20 елдан бирле юл иминлеге сагында тора. 18 елдан бирле дәүләт автоинспекциясе бүлеген җитәкли.
“Юлларда иминлекне тәэмин итү, бәхетсезлек очракларын, зыян күрүчеләрнең санын киметү, кисәтү эшләре башкару – көндәлек бурычыбыз. Бер ялгышлык яисә ашыгу аяныч хәл китереп чыгарырга, төзәлмәслек яра салырга мөмкин. Кешеләрнең җәрәхәтләнүен, гомерләр өзелүне күреп, күңелләр тетрәнә. Юл хаталарны кичерми”, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев