Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Районның яшь мөгаллимнәре республикакүләм “Укытучы” һөнәренә багышлау тантанасында катнашты

Казан шәһәрендә яшь педагогларны «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы узды.

(6 октябрь, “Апастово-информ”).



Яңа уку елында районда мөгаллимнәрнең сафы яшь белгечләр белән тулыланды.
Яңа уку елында Апас мәктәбендә Сабрина Сибгатуллина география укытучысы, Илүзә Фәтхуллина укытучы-логопед, Биеш мәктәбендә Эльвина Шиһабеева башлангыч сыйныфлар укытучысы, Зур Күккүз мәктәбендә Дмитрий Тимергалиев физик культура укытучысы һәм Апас аграр көллиятендә Адилә Сөләйманова тәрбияче буларак хезмәт юлын башлап җибәрделәр. Аларны район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә тантаналы төстә каршы алдылар.
Яшь мөгаллимнәр Казан шәһәрендә республика күләмендә узган “Укытучы” һөнәренә багышлау” тантанасында катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев