Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Районның көмеш волонтерлары Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилинның Рәхмәт хатына лаек булдылар

Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин “Алга” яшүсмерләр клубында көмеш волонтерлар белән очраштылар.

(27 ноябрь, “Апастово-информ”).



“Фәрештәнең алтын куллары» Бөтенроссия волонтерлар оешмасы кысаларында районда оешкан “Көмеш волонтерлар” хәрәкәте оста куллы, изге күңелле өлкәннәрне берләштерә. Бүгенге көндә районда аларның сафы ишәеп, район буенча ярдәм итәргә ашкынып торучы кешеләрнең саны арта бара. Хәрәкәт авылларда да оешкан. Алар изге күңелле тылсымчылардай һәр көннәрен изге эшкә багышлый. Хәрби операциядә катнашучыларга зур ярдәм күрсәтәләр. Аларның хезмәте һәм олы ярдәме һәрчак үрнәк булып тора. Яу кырында хезмәт куючы егетләр дә дә һәрдаим рәхмәтләрен ирешетереп тора. Район җитәкчелеге дә олы хөрмәт белән карый.
Апасның изге җанлы өлкәннәренә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин олы ихтирамын белдерде. Якынлашып килүче Халыкара волонтер көне уңаеннан Рәхмәт хатлары тапшырды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин өлкәннәргә хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев