Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Районның “Табар” хуҗалыгы язгы кыр эшләренә зур әзерлек белән керешкән

Соңгы елларда “Табар” хуҗалыгы зур яңарыш кичергән.

(4 апрель, “Апастово-информ”).


  Хуҗалыкның яңа җитәкчесе Илсур Зәмдиханов белдерүенчә, язгы кыр, азык әзерләү һәм урып-җыю эшләрендә катнашачак барлык төр техникалар тәҗрибәле хезмәткәрләрнең уңган куллары аша үтеп, бер-бер артлы әзерлек сызыгына баскан. Хуҗалык яңа техникалар, җир эшкәртү агрегатлары да булдырган. Орлыкларны агулау һәм чистарту җайланмалары сатып алган. Быел биредә ындыр табагының тирә-юнен тотып алырга, 100 тоннага исәпләнгән автоүлчәгеч һәм яңа ашлык киптергеч урнаштырырга һәм керү юлларына таш түшәргә планлаштыралар. Хуҗалык игенчелек белән бергә сөтчелек һәм терлекчелек тармагын үстерү юнәлешендә дә актив эш алып бара.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 498 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Биредә 168 баш савым сыеры бар. Таналар һәм үгезләр дә үрчетелә. Тиздән 1200 башка исәпләнгән яңа ферма торгызу эшен башлап җибәрәчәкләр.
Илсур Зәмдиханов белдерүенчә, “Табар” хуҗалыгында язгы кыр һәм чәчү эшләренә тулы әзерлек белән керешкәннәр. Хуҗалыкның барлыгы 2300 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 600 гектарын күпьеллык үләннәр тәшкил итә. 300 гектарында көнбагыш, 70 гектарында кукуруз һәм калганында бөртекле культуралар үстерелә.
  “Чәчү эшләренә 90 процент әзер без. Ашламаларны җитәрлек күләмдә булдырдык. Быел һәр гектар чәчүлеккә 200 килограмм – 100 килограмм аммиак селитрасы һәм 100 килограмм азот ашламасы кертергә җыенабыз. Үсемлекләрнең корткычлардан саклау системасы да әзерләнде. Яңа сиптергеч тә кайтачак. Техникаларны да җайлап, әзерләп куйдык, яңаларын да булдырдык. Һава торышы җайланып киткәч, басуларга чыгачакбыз. Быел кыш үзенчәлекле булу сәбәпле, дымлылык дәрәҗәсе түбәнрәк. Шуңа күрә дым торганда, тиз арада чәчеп калырга, көне-төне эшләргә кирәк булачак”, - диде хуҗалык җитәкчесе Илсур Зәмдиханов.
Ангарларда чәчеләчәк орлык җитәрлек күләмдә тупланган. Биредә аларны язгы чәчүгә әзерлиләр. Орлыкларны сортларга аералар, авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртәләр. Орлыкларын сортларга аеру һәм агулау җайланмасы белән идарә итү тәҗрибәле хезмәткәр Николай Антоновка йөкләнгән.
“Без бик мөһим һәм җаваплы эш башкарабыз. Чөнки уңышның нигезе орлыкның сыйфатына бәйле”, - ди ул.
Николай Антонов озак еллар хуҗалыкта механизатор булып эшләгән. Язгы чәчү вакытларын аеруча сагынып көтеп ала ул. Җир эшкәртүнең, мул уңыш үстерүнең дә серләрен яхшы белә.
Аның янәшәсендә эшләүче хатын-кызлар да эшләрен яратып башкаралар. Татьяна Волкова хуҗалыкта 36нчы ел хезмәт итә. Иң элек ул 20 ел сыер савучы булып эшләгән. Хәзер 15 ел дәвамында ындыр табагында хезмәт итә.
“Дүрт кеше хезмәт итәбез. Дус, тату, бер команда булып эшлибез. Орлыкларны чистартып, агулап, машиналарга төяп җибәрәбез. Бер бөртеген дә әрәм итмәскә тырышабыз”, - ди ул.
Хуҗалыкта язгы кыр эшләре барышында, эштә тоткарлык килеп чыкмасын өчен механизаторлар һәр техниканы барлап, төзеклеген күздән кичергәннәр. Николай Шашкин да үзенең “КамАЗ”машинасын яңа кыр эшләре чорына көйләп куйган.
“Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар эшлим. Хәзер “КамАЗ” машинасын йөртәм. Чәчү вакытында орлыкларны түкми-чәчми кырларга ташыйм”, - тәҗрибәле машина йөртүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев