Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары дәрәҗәле бүләккә ия булган

Ветераннарга Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулу уңаеннан олы хөрмәт күрсәтелгән.

(13 июнь, “Апастово-информ”).
Казан шәһәрендә хәрби хәрәкәтләр ветераннарының коррдинацион Советы киңәшмәсе узган. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы рәисе Иван Егоров һәм генерал-майор Рим Мустаев катнашкан. Киңәшмә тантаналы мизгелләр белән дә истәлекле.
Районның хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Координацион Советы рәисе Фәнис Зәйнуллин “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасының хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы рәисе Иван Егоров Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулу уңаеннан Айрат Рәхмәтуллинга һәм Рамил Гайнетдиновка Рәхмәт хаты тапшырган. Әлеге сөенечле хәбәрне районның хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Координацион Советы рәисе Фәнис Зәйнуллин җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев