Районыбыз укытучылары сәхнә гөрләтте
Районда иҗат концертлары дәвам итә. Бу юлы сәхнә түрендә укытучылар булды.
(1 ноябрь, “Апастово-информ”).
Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концерт тамашалары махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга ярдәм йөзеннән уза. Бер-бер артлы оештырылган концерт чыгышларында коллективлар сәләтләрен исбатлый. Бу юлы сәхнәне районыбыз укытучылары гөрләтте. Җырлы-моңлы, нәфис сүзле, дәртле биюле, сәхнәләштерелгән өзекләр белән узган тамаша халыкның күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев