Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Рамилә Вавилова: “Кайсы өлкәдә уңышка ирешсәләр дә, әниләрчә сөенә беләм”

Сәхнәдә очкын чәчеп торучы, мөлаемлеге, тапкыр сүзе белән җәлеп итүче Рамилә Вавилова да Аналар көнен зур горурлык белән каршылый.

Улларының үзе өчен тәмле ризык әзерләп торасын да, бәйрәм уңаеннан ихлас бүләкләр ясыйсын да ул инде күңеле белән сизә. 
Рамилә - Урта Балтай авылы кызы. Сәхнәгә тартылу, мәдәният юлына этәргеч тә, нәкъ туган авылында, балачак сукмагында ук салына. 4 баланың да җыр-моңга һәвәс булуы аларның бердәм гаиләсен тагын да бизи. 
Рамилә үзе дә 3 бала әнисе. Илнур, Илназ һәм Имил гаиләне тулыландырып бер-бер артлы дөньяга аваз салган. Егетләр укуда да сынатмый, спорт белән мавыга. Өйдә әниләренең төп ярдәмчеләре. Тынгысыз хезмәтен аңлап, өйләрен дә җыештырып куялар, ашарга да пешерәләр. Үзара да дус алар. 
-Ике улымны бер-бер артлы таптым. Алар иптәш булып үсте. Ул чакта балаларны ияртеп концертлар куеп йөргән чаклар да булды. Төпчегебезне тормыш иптәшем Илдар теләге белән алып кайттык. Имилебезне инде абыйлары карап-үстерә. Алар ярдәм иткәнгә тыныч күңел белән эшкә чыгып китә алам. Аллага шөкер, минем улларым кызлар кебек, - ди Рамилә. 
Социаль челтәрләр аша күзәтеп барабыз, Рамилә улларының әниләре дә, дуслары да була белә. 
-Нинди эшкә тотынсак та бергә без. Кечкенәбез бигрәк тә чая. Кулыннан микрофоны төшми, аралашырга ярата. Илнур белән Илназ да кечкенә чакта мәдәниятне үз итәләр иде, үсә-үсә спортка тартылдылар. Кайсы өлкәдә уңышка ирешсәләр дә, әниләрчә сөенә беләм, - ди Ана. 
Рамилә гел хәрәкәттә, барысына да өлгерә. Аның моңайган, күңелсезләнгән чагын да күрмәссең. Янәшәдәгеләргә дә күтәренке кәеф бүләк итә. Кирәк чакта туры сүзле дә була белә. Руль артында да оста җилдерә ул. Ел саен “Автоледи” бәйгесендә катнашып җиңү яулый. Бер генә мәдәни чара да аның катнашыннан башка узмый. Моңлы җырлары тамашачы күңелен яулый, райондашлар аны оста алып баручы, җитез биюче буларак та белә. 20 ел мәдәният өлкәсендә эшләү дәверендә күпме чаралар оештырган һәм аларның үзәгендә кайнаган ул. 
Күптән түгел генә район мәдәният йорты каршында Рамилә Вавилова җитәкчелегендә “Умырзая” ансамбле оешты. Авыллардагы мәдәният хезмәткәрләрен берләштергән әлеге ансамбльнең уңышлары да озак көттермәде. Алар төрле фестиваль-бәйгеләрдә катнашып, урыннар яулыйлар. Күптән түгел генә Таһир Якупов исемендәге Татар җырын башкаручылар арасында беренче республика фестиваль-бәйгесендә лауреат исеменә лаек булдылар. Шулай ук “Безнең йорт - Татарстан” республика этномәдәни фестиваленең республика турында катнашып лауреат исеме алып кайттылар. 
Әнә шундый батыр әниләр, оста хуҗабикәләр, булдыклы хезмәткәрләр бизи Апасыбызны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев