Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Римә әби Гыйззәтуллина: “Мин бик рәхәттә яшим”

Олы Бакырчыда яшәүче Римә әби Гыйззәтуллина балалары, онык-оныклары, якыннары янәшәсендә 90 яшьлеген бәйрәм итте. Акъәбине олуг юбилее уңаеннан район башлыгы Айрат Җиһаншин котлады. Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев та изге теләкләрен ирештерде

(2 сентябрь, “Апастово-информ”). 
 



Күз тимәсен, Римә әби бүген дә тормышны яратып, шат күңел белән яши. Гел хәрәкәттә ул. Кешегә ышанып ятмый, күп эшне үзе башкарырга тырыша. Ә иң зур бәхете – балалары аның. Онык-оныкчыклары белән дә горурланып туймый. 
Римә әби 8 балага гомер бүләк итеп, тормыш иптәше Әһлулла бабай белән дөрес тәрбия биргәннәр, югары белем алырга ярдәм иткәннәр. Кызганыч, бер кызларын фаҗигале төстә югалтканнар. Тормыш иптәше дә 3 ел элек дөнья куйган. 
Римә әби колхозның төрле хезмәтләрендә эшләгән. 12 эштән хезмәт арбасына җигелгән. 
-Без – сугыш чоры балалары. Безнең баштан төрле җилләр искән. Яшьлекләребез бик җиңел узмады. Хәзергебез Аллага шөкер. Бик рәхәттә яшим. Балаларым бик әйбәтләр, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев