Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ришат һәм Рамилә Әхмәтҗановлар: “Без зур бер гаилә булып килдек”

Апаста яшәүче Ришат һәм Рамилә Әхмәтҗановлар сайлауга гаилә белән килеп тавыш бирделәр.

(15 март, “Апастово-информ”).



Әхмәтҗановлар гаиләсендә биш бала үсә. Олы уллары Ранил Апас мәктәбенең 9 сыйныфында, икенче кызлары Ралина 6 сыйныфта, өченче кызлары Рамина 1 сыйныфта белем ала. Дүртенче кызлары Раида “Салават күпере” балалар бакчасына йөри. Төпчек уллары Равилгә 11 ай.
Бәхетле әти-әни балаларының уңышына сөенеп яшиләр. Ишле гаиләнең һәр көне кызыклы үтә. Алар җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар, бәйгеләрдән дә читтә калмыйлар. Әхмәтҗановлар Россия Федерациясе Президентын сайлауларга да гаилә белән килделәр.
“Безнең гаилә 7 кешедән тора. Сайлауга да зур бер гаилә булып килдек. Бүген әти белән әниебез дә безнең белән сайлады. Бер сайлаудан да калганыбыз юк. Илебезнең киләчәге өчен һәрчак актив сайлауларга йөрибез. Бергәләп сайлауга килеп, үзебезгә шундый матур бәйрәм ясадык”, - ди Рамилә.
Ришат абый һәм Резеда апа Җамалиевлар да балалары янәшәсендә иде. Аларның уллары Ранис махсус хәрби операциядә катнаша. Әти-әни аңа изге теләктә яши.
“Балаларыбыз өчен сөенеп, горурланып яшибез. Улыбыз намус белән махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Әле сайлауга килгәндә генә элемтәгә чыкты, күп итеп Апас халкына сәлам әйтте”, - ди Ришат абый Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев