Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Сабантуйлар дәвамлы: бу юлы журналистларныкы

18 июльдә Байлар Сабасында Медиа-Сабантуй үткәрелде. Бәйрәмгә Казаннан, республика районнарыннан журналистлар килде.

(19 июль, «Апастово-информ»)


 Катнашучыларны “Игенче” җәмгыяте  уңганнары кайнар чәй,  утлы мичтә пешкән коймак белән  белән каршы алдылар. Редакцияләр үзләре дә буш  кул белән  килмәгән. Бүләкләрен уфалла арбасын  тартып бирнә җыйганда  җырлап-биеп, котлау  сүзләре әйтеп уеннарда  катнашучыларга бирү  өчен тапшырдылар. Аннары барлык  редакцияләр дә парадта катнашты, шул рәвешле бер-берсен сәламләде.

   Уеннар мәйдана тере әтәч җибәрү белән башланып  китте.  Аны  Питрәч районы “Алга”газетасыннан Рәсим Гыйлаҗев тотты. Гер күтәрү, таяк белән тартышу, аркан тарту, кул көрәштерү, турникта тартылу, волейбол  ярышларында көч сынаштылар. Алар барысы да  зачетка кертелгән бәйгеләр. Шушы  ярышларда катнашучылар алган урыннарга  карап призер  командалар  билгеләнде. Шулай ук сулы чиләкләр белән һәм  бака  аягы  киеп йөгерү, күз бәйләп  чүлмәк чүлмәк вату, пычкы белән бүрәнә кисү,  сумо  көрәше һәм башка  уеннарга  чират  барлыкка  килде.   Артистлар җырлап торды.Ахырдан спорт ярышларында җиңүчеләрне котладылар.
Бәйрәм призерларны бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев