Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сайлау участогына килә алмыйсың икән, өйгә киләләр

Багыш авылының 927нче сайлау участогына килә алмаучыларның өйләренә бардылар.

(15 март, “Апастово-информ”).



Сайлау комиссиясе вәкилләре олы яшьтәгеләрнең, инвалидларның өйләренә үзләре киләләр. Мондый мөмкинлек Багыш авылында да булды.
“88 яшьлек Рәхимулла абый Шакиров сайлау участогыннан ерак яши. Безгә ул алдан әйтеп, гариза язган иде. Шуңа күрә без аның өенә барып сайлаттык. Шулай ук Нурия апа Әхмәтгәрәева да сәламәтлеге аркасында сайлауга килә алмады. Аңа да кереп сайлатып чыктык. Рәхимулла абый белән Нурия апа икесе дә гомере буе Багышта яшәп, колхозда хезмәт иткән кешеләр. Үз тавышларын бирергә мөмкинлек тудырганнары өчен алар кат-кат рәхмәтләрен белдерделәр, илгә-көнгә тынычлык теләп озатып калдылар”, - дип хәбәр итә сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Сибгатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев