“Сәләт” балалар иҗат үзәгендә балалар өчен бик матур чара узды
Биредә Апас урта мәктәбенең мөмкинлекләре чикле балаларга шат кәеф бүләк иттеләр.
(4 декабрь, “Апастово-информ”).
Балалар биредә рәхәтләнеп күңел ачтылар, кызыклы уеннарда катнаштылар, яңа ел уенчыклары ясадылар.
“Шушы чараны оештыруда хезмәттәшләрем ярдәм күрсәттеләр, иганәчеләр сабыйларны бүләкләре белән сөендерделәр. Балаларның әти-әниләре дә чарада бик теләп катнаштылар. Барысына да чиксез рәхмәтемне белдерәм. Балаларны мөмкинлекләре чикле дип әйтеп тә булмас. Алар үзләре дә, әти-әниләре дә төшенкелеккә бирешмичә, матурлыкны күреп, тоеп яшәргә тырышалар. Алар өчен бүген үзебез дә сөенеп утырдык”, - диде “Сәләт” балалар иҗат үзәге директоры Альбина Хатыйпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев