Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

“Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә бәйрәм-тамаша узды

Язның беренче тамчылары, җылы кояшы, гөрләвекләре белән иң мөләем, чәчәкле яз бәйрәме 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Шул уңайдан 5 март көнне “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә “И хатын-кыз – илаһи зат, син тормышның чишмәсе”, - дип исемләнгән бәйге-тамаша узды.

(7 март, “Апастово-информ”).

 

  Бәйгенең катнашучылары - районыбызның мәктәпләрендә “Сәләт” балалар иҗаты үзәге аша балаларга өстәмә белем бирүче мөгәллимнәр иде.

  “Бәйрәмебезгә кунак булып безнең остазларыбыз, кадерле өлкәннәребез, түгәрәккә йөрүче балалар килделәр. Бәйге өч өлештән торды. Беренчесендә бәйгечеләр үзләре белән таныштрыды, “Мин уңган хуҗабикә” бәйгесендә үзләре пешереп килгән татар-халык ашларын тәкъдим итте, өченче өлештә биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, һәр хатын-кыз да иң уңганы, иң зирәге, иң чибәре дигән фикерен җиткезде жюри әгъзалары. Алар үзенә хас номинциядә җиңүче дип табылды”, - дип хәбәр итте “Сәләт” балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Альбина Хатипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев