Сәлимгәрәев «Многоликая Россия» бәйгесен милләтләр темасын аңлау өчен мөмкинлек дип атады
«Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсы - милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү темасына ихтыяҗны аңлау өчен тагын бер мөмкинлек. Бәйге җиңүчеләрен бүләкләүдә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев шул хакта әйтте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.
«Минемчә, бүген бу бүләкләү өчен мәйданчык кына булмаячак. Бу вазгыятькә тагын бер тапкыр карау һәм бүген безне бирегә җыйган темага ихтыяҗ булуын тагын бер кат аңлау өчен мөмкинлек», - диде Сәлимгәрәев.
Ул шулай ук форумга нигез салучылар - Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, бүгенге көндә «Многоликая Россия» конкурсын хуплаучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
- Искәртик, бүген Казанда «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. 500 мең сум күләмендәге төп призны Владикавказ шәһәреннән «Осетия-Ирыстон» милли телекомпаниясе алды.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/salimgaraev-mnogolikaya-rossiya-baigesen-millatlar-temasyn-anlau-ocen-momkinlek-dip-atady-5878577
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев