Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Шәүкәт Гайнетдинов: “Авылыбызда һәр көнне ифтар ашлары үтә”

Олы Бакырчы авылы мәчетендә ифтар ашы узды

(12 нче март, “Апастово-информ”).

  Ифтар ашына авылның ир-егетләре җыелды. Шулай ук район башлыгы Айрат Җиһаншин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев катнашты.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин мәҗлескә килгән авыл халкын изге Рамазан ае белән тәбрикләде. Һәрбер эштә, бигрәк тә махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүдә актив булганнары өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ифтар ашы уздырган, әзерләгән, оештырган һәрбер кешегә сәламәтлек, иминлек теләде.
  Олы Бакырчы авылы имамы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов барлык авыл халкына рәхмәтен ирештерде.
“Безнең авыл халкы бердәм. Җомга, тәравих намазларына кырыклап ир-егетләребез йөри. Ял көннәрендә яшьләр дә кушылалар. Авылда һәр көнне ифтар ашлары уздыралар. Бүгенге ифтар ашыбыз Зәйнетдин абый белән Зәйнәп апа Шиһабетдиновларның уллары, кызлары, кияүләре, киленнәре, оныклары исеменнән булды. Барлык катнашучылар исеменнән рәхмәт аларга”, - диде Шәүкәт абый.
Каратунда яшәүче Илдар Шиһабетдинов барлык туганнары исеменнән үзе дә катнашты.
  “Без дүрт туган, әти-әни исән чагында гаиләләребез белән кайтып ифтарны өйдә уздыра идек. 15 елдан бирле әти-әни мәрхүмнәр инде. Ел саен Шәүкәт абый белән сөйләшеп ифтар ашы уздырабыз. Рәхмәт оештыручыларга, әзерләүче апаларга, килүчеләргә, авыл халкына”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев