“Шәвәлидә кунакта” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Апастово-информ” филиалы, Апас район Советы, район башкарма комитетының мәгариф һәм мәдәният бүлеге белән берлектә узган “Шәвәлидә кунакта” дигән беренче республикакүләм бәйге җиңүчеләре Дипломнар һәм бүләкләр алды.
(30 ноябрь, “Апастово-информ”).
Бәйге якташыбыз, атаклы татар язучысы, балалар шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел тулу уңаеннан уздырылды.
Бәйгедә 2 яшьтән алып 16 яшькә кадәр балалар “Вокал-соло” һәм “Сәнгатьле сөйләү” номинацияләре буенча көч сынашты.
Катнашучылар татар һәм рус телендә Шәүкәт Галиев сүзләренә язылган җырларын башкарып яки шагыйрьнең шигырьләрен яттан өйрәнеп, видеога төшереп “Апастово-информ” филиалына юлладылар. Барлыгы 200 дә артык эш килде. Җиңүчеләрне республика жюрие билгеләде.
Шәүкәт Галиевнең 95 еллыгы уңаеннан оештырылган чарада җиңүчеләр чыгыш ясады һәм бүләкләр алды. Барлык җиңүчеләргә дә тиздән Дипломнар барып ирешәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев