Сез салган эз – нык нигезле
Озак еллар районның мәгариф өлкәсендә хезмәт иткән, Апас мәктәбе тарихында тирән эз калдырган өлкән хезмәттәшебез Зиннәтуллин Рәис Вәкил улы 28 июльдә 65 яшьлек олы юбилеен каршылый.
(28 июль, «Апастово-информ»)
Рәис Вәкил улы Мамадыш районында дөньяга аваз салса да, аның үсмер, яшьлек һәм хезмәт еллары районыбыз белән бәйле. Ул биредә үз урынын тапкан, лаеклы алмаш калдырган.
Яшьтән төгәл фәннәр белән кызыксынган егет, Апас урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан Дәүләт институтында физика белгечлеген үзләштерә. 1982 елда туган мәктәбенә эшкә кайта. Үзенә белем биргән укытучылар, остазлар янәшәсендә хезмәтенең серләренә, һөнәренең үзенчәлекләренә өйрәнә һәм хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелә. Тырыш, максатчан, таләпчән, замана белән бергә атлаучы, киләчәкне алдан күрүчән укытучыны җитәкчелек тиз күреп ала. 5 ел эшләүгә аны Биеш мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Каратун, Апас мәктәпләре белән җитәкчелек иткәндә дә, коллектив бердәмлеге, укучыларның белем дәрәҗәсе, җәмәгать эшләрендә актив, спортта алдынгы булуы белән аерылып тора. Апас мәктәбендә иң озак вакыт нәтиҗәле директор булып эшләгән үрнәк шәхес ул. Рәис Вәкилович җитәкчелек иткән 15 ел эчендә коллектив милли проектларга өстенлек бирде. Мәктәп өчен зур хезмәт куеп, коллектив республика күләмендә уңышларга иреште. “Миллионер мәктәп” исемен яулады. Шул вакытта биология, химия, физика кабинетлары технологик яктан тулыланып, белем бирү өчен яңа шартлар тудырылды. Мәктәп әлеге фәннәрне тирәнтен өйрәнү, профильле укыту буенча танылды. Бу фәннәргә балалар тарафыннан әле дә кызыксыну зур. 27 ел дәвамында мәктәптә шул юнәлештә эш алып барыла. Димәк, җитәкченең эше дәвамлы һәм ныклы нигезле. Ул эшләгән елларда сәламәтлекне саклау һәм ныгытуда да мәктәп “Алтын” дәрәҗәсенә иреште. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгарифе картасы мәгълүматлары дәлилли. Җитәкче төзелеш эшләренә дә игътибар бирде. Апас урта мәктәбенә яңа янкорма нәкъ тә ул эшләгән елларда төзелде. 1997 елда төп бина зураеп, бер сменалы укулар башланды. Нәтиҗәле эш тагын да зуррак вазифа белән бәяләнә. Рәис Вәкил улы Зиннәтуллин 2006 елда уку елын районның мәгариф бүлеге җитәкчесе вазифасында башлап җибәрә. Ә ике елдан инде аны районның башкарма комитет җитәкчесе итеп билгелиләр. Тагын да зуррак бурычлар, максатлар билгеләнә. Җитәкче райондашларның уңайлы тормыш-көнкүреше өчен бар көчен һәм тырышлыгын куя.
Рәис Вәкил улы Зиннәтуллин “Халык мәгарифе отличнигы” исеменә ия. Барлык тырышлык һәм уңышларының нәтиҗәсе булып Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы исеме белән бүләкләнде. Мәгариф министрлыгы һәм район хакимиятеннән күп кенә Рәхмәт хатларына лаек. Ләкин аның эшенә иң зур бәяне үзе укыткан укучылары куя. Алар бүген дә укытучыларын хөрмәт белән искә ала, бәйрәм саен котлау, изге теләкләрен юллый. Физика фәнен тирәнтен өйрәнгән укучылар хезмәтләрендә уңышларга ирешеп, рәхмәтләрен җиткерә.
Рәис Вәкил улы тормыш иптәше белән парлы, матур тормыш кичерә. Балалар, оныклар сөеп, йорт мәшәкатьләре белән янып-көеп яши ул.
Хөрмәтле Рәис Вәкилович, сезне олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Хезмәтегез, тормышыгыз һәркем өчен үрнәк. Сез бүген дә тәҗрибәле киңәшче булып торасыз. Киләчәк тормышыгыз да якты, матур мизгелләргә бай булсын, саулык-сәламәтлек һәм тигезлектә озын гомер итегез.
Олы хөрмәт белән – Апас урта мәктәбе коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев