Шыгайлылар өй токмачы ясап китерде
Шыгай авылы мәдәният хезмәткәрләре матур үрнәк күрсәтеп, гуманитар ярдәм җыю үзәгенә өй токмачы китерде.
(8 апрель, “Апастово-информ”).
“Шыгай авылы клубына җыелып өй токмачы ясадык. Бу эштә авылның уңган куллы хатын-кызлары һәм клуб каршында эшләп килүче “Хыял” төркеме катнашты. Шулай ук Альфира апа Исмәгыйлева, Вәсимә апа Хәлилова өйләрендә токмач кисеп китерделәр. Талия апа Насыйбуллина бер тартма тозлаган балык алып килде. Барысын да тапшырып кайттык. Изге айда яхшылык эшләү үзе бер савап ул”, - ди Шыгай клубы мөдире Дамир Камалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев