Табар Черкене мәктәбендә 8 бала Белем иленә аяк басты
Табар Черкене мәктәбендә дә Белем көне тантаналы шартларда узды. Яңа уку елында әлеге белем учагында барлыгы 76 бала белем алачак.
(1 сентябрь, “Апастово-информ”).
Яңа уку елында Табар Черкене мәктәбенә 1нче сыйныфка 8 бала укырга керә. Нәниләр бәйрәмгә шигырьләр ятлаган, биюләр, җырлар өйрәнгән.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин балаларны, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән тәбрик итте.
-2023 ел – Рәсәй Президенты тарафыннан “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан ителде. Укытучылар яшь буынны тормышка әзерли. Белем һәм тәрбия орлыклары өләшә. Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Хөрмәтле укучылар, белем иленең ачкычлары сезнең өчен зур ачылсын. Яңа уку елы күңелегездә матур хатирәләр булып калсын, - диде җитәкче.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева да изге теләкләрен җиткерде.
-Хөрмәтле беренче класс укучылары, сез бүген беренче тапкыр мәктәп партасы артына утырдыгыз. Белемгә омтылуыгыз көчле булсын иде. Узган уку елы Дәүләт флагларын күтәрү, Дәүләт гимннарын башкару, мөһим темаларга сөйләшү буенча класс сәгатьләре белән истә калды. Яңа уку елында бу мөһим чаралар дәвам итәчәк. Һәм бу уку елыннан башлап, һөнәри юнәлеш бирүче әңгәмәләр дә узачак, - диде ул.
Тагын бер яңалык - Табар Черкене мәктәбе коллективы яңа уку елын яңа директор белән башлап җибәрде. Коллектив белән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Кубайкина җитәкчелек итәчәк. Әлегә кадәр директор вазифаларын башкарган Лидия Щербакова үзенең укытучы һөнәрен сайлавы белән горурлануын белдерде.
-Мин 39 елдан артык мәктәптә эшлим. Беркайчан да дөрес һөнәр сайламавым өчен үкенгәнем булмады. Бу – минем яраткан эшем. Мин мәктәп бусагасын атлап чыккан һәр баланың да дөрес, үзе яраткан һөнәрне сайлавын теләр идем. Шул чакта сезгә тормыш юлыннан атлавы җиңел һәм рәхәт булачак. Әлеге бәйрәм белем дөньясына ишек ача. Барыгызны да бәйрәм белән, - диде Лидия Щербакова. Һәм ул үзенең эшен яраткан укучылары янәшәсендә дәвам итәчәк. Бәйрәмдә Буа урманчылык хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Марат Гафаров та катнашты. Һәм табигатьне саклау эшенә өлеш керткән мәктәпнең “Дубравушка” яшь табигать сакчыларын бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев