Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Танай-Турай авылы клубы хезмәткәрләре озак еллар яшәүче гаиләне хөрмәтләгән

Мәдәният хезмәткәрләре 60 елдан артык парлы гомер юлы узган Марс һәм Фәнилә Бикбаевлар гаиләсендә булган.

(30 гыйнвар, “Апастово-информ”).



Районда Гаилә елына старт бирелде. Бу уңайдан Танай-Турай авыл клубы хезмәткәрләре эчтәлекле кичә оештырган. Алар авылдашлары Марс абый һәм Фәнилә апа Бикбаевлар гаиләсендә булып, гаиләнең тарихы белән танышкан.


“Марс абый белән Фәнилә апа Бикбаевлар бай тормыш тәҗрибәсенә ия өлкән авылдашларыбыз. Алар 60 елдан артык бер уйда булып озын гомер кичергән, үрнәк гаилә дә. Бүген дә хөрмәтле булып, яшьләргә үтемле киңәшләрен җиткереп яшиләр. Бүген алар салган гаилә юлын бүген уллары Марат һәм киленнәре Ләйсән лаеклы дәвам итә”, - дип белдерде Танай-Турай авылы клубы мөдире Гүзәл Вафина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев